- өзелү
- 1. (Өзү) 2. Тарту-тартылудан аерым кисәкләргә бүленү, аерылу (бау, җеп һ. б. ш. тур.). Берәр нәрсәдән аерылып төшү, ертылып, киселеп аерылу 3. күч. Туктау, бетү (берәр төрле эш-хәрәкәт). Кинәт тукталу, тукталып калу (тавыш һ. б. ш.). Бетү, юкка чыгу, яраксыз хәлгә килү юл ө. 4. күч. Тукталу, бетү (бәйләнешләр) дуслык ө. . Араларны бозу, үзара бәйләнешләрне бетерү; аерылу бер тиен юк. Атай белән өзелгәнбез 5. күч. Борчылу, сагышлану тилмерәсең, өзеләсең аккан суга күз тегеп. Бик тирән хис белән җырлау, сөйләү һ. б. ш. тур. өзелеп такмак әйтмәс идем... 6. "Йөрәк", "җан", "үзәк" кебек сүзләрдән соң килеп, тирән хисләр кичерүне белдергән фразеологик берәмлекләр барлыкка китерү үзәк өзелү 7. күч. Үлү, җан бирү иртәнге якта өзелде 8. рәв. күч
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.